Югары Янактай авыл җирлегенә караган Яңа Ямурза авылындагы су белән тәэмин итү (суэтем) башнясы урындагы халыкка совет чоры елларыннан бик озак хезмәт итте. Әмма вакыт узу белән таушалып, әледән-әле сафтан чыгып зур чыгымнар таләп иткән мәшәкатьләр тудырды. Узган елдан районда старт алган урындагы башлангычларны хуплау программасы бу катлаулы хәлне чишәргә булышлык итте. …


































